2017 елның 21 нче апрелендә “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырды. Моннан тыш тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булды.
Әлеге спорт төре өлкәннәребезнең хәрәкәт активлыгын аттыру һәм физик яктан чыныгу максатыннан оештырылды. Тернәкләнүчеләр ике тигез командага бүленеп, җитезлекләрен һәм өлгерлекләрен күрсәттеләр.
Музей буенча сәяхәттә өлкәннәр Малмыж районы тарихын тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар белән танышты. Шулай ук табигать залында борыңгы чорда яшәгән мамонт сөякләре, төрле төрдәге кошлар, бөҗәкләр, кыргый җәнлекләрне күрде. Музей буенча сәяхәт барлык тернәкләнүчеләргә дә тарихи белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга мөмкинлек бирә.