"Россия Балалары – 2017" ведомствоара оператив-профилактик операциясе кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Рәисә Алпыспаева һәм Ирина Фотина "Аеклык" хәйрия иҗтимагый фонды президенты Сергей Коновалов һәм "Луч" яшүсмерләр клубы психологы Максим Уравин катнашында тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып наркоманиянең таралуын кисәтү, наркотик матдәләр куллану организмга зыян салуы турында хәбәр итү торды.
Оештыручылар балаларга наркотик, хәмер һәм тәмәкенең зарарлы тәэсире турында сөйләде. Чараның гамәли өлешендә балалар тренингта катнашты.