“Игелекле эшләр атнасы” кысаларында Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар белән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Чараның максаты булып балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру торды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балаларга һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлатып узды. Әңгәмә барышында катнашучылар киләчәктә нинди һөнәр үзләштерергә теләүләре турында сөйләде.