Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче эшләр алып бара

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Эшче һәм инженерлык пһөнәрләренең  дәрәҗәсен үстерү максатыннын Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре югары сыйныф укучылары өчен  «Татнефть-кадрлар әзерләү үзәге»нә экскурсия оештырды.

Укучылар әлеге уку йортының  нинди юнәлештә кадрлар әзерләве, шул ук вакытта, нефтьче һөнәренең төрләре белән танышты.

Шулай ук, укучылар “Азнакай нефть чыгару идарәсе”нен  нефть эзләү эшләре буенча тарихы белән танышты,  Азнакай муниципаль районы жирлегендә беренче ачышлар, биредә эшләп килүче зур компанияләр, нефть чыгару өлкәсендә  зур казанышларга ирешкән күренекле шәхесләр турында мәгълумат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International