"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән фотоконкурс оештырылды.
Чара кысаларында балалар балалар китабы авторлары, рус һәм татар халык әкиятләре белән танышты. Чараның төп максаты булып гаилә укулары гореф-гадәтләрен булдыру торды.