21 апрель көнне Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Координация советы утырышында хезмәт хакы түләү буенча бурычлар, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы, эшкәртү-җитештерү һәм транспорт өлкәсендә алып барган Казан шәһәре, Балтач, Югары Ослан, Биектау һәм Саба районнарының ун предприятиесенең салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.