2017 елның 26 апрель көнендә Казан Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 5 район предприятиеләре катнашачак.
Очрашу барышында эш бирүчеләр эш шартлары турында сөйлиячәк, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү законы, эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, хезмәт гарантияләре мәсьәләләре буенча консультатив хезмәт күрсәтәчәк.