Яр Чаллыда узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 140 кеше катнашты

2017 елның 21 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Язгы изгелек атнасы” кысаларында үткәрелгән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның максаты – шәһәр халкына эшкә урнашырга булышу, буш эш урыннары турында мәгьлүмат бирү, аларның сыйфатын яхшырту һәм аларны халыкка якынайту иде.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 11 оешмасыннан кадрлар белән эшләү булеге белгечләре катнашты, шулар арасында “Содексо Евразия” ҖЧҖ, “КАМАЗ” ПАҖ, Логистик үзәге, “Агроторг” ҖЧҖ, “Силикат кирпеч заводы” ҖЧҖ, ТЭФ “КамаТрансСервис” АҖ, “Салым-сервис” Федераль салым инспекциясенең ТРдагы филиалы, “Трест монтажник” ҖЧҖ һәм башкалар.

Эш бирүчеләр барлыгы 381 буш эш урыны тәкъдим итте: аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, транспортировщик, төяү җайланмасын йөртүче, ягу казаны операторы, КИПиА көйләүчесе, система администраторы, эш бүлүче, саклау-пожар сигнализациясе электромонтеры, электрончы һәм башкалар.

Шулай ук ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Анда бүгенгесе көндә 4800 буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәнең эшендә 140 кеше катнашты, шуларның 29на вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International