Чистай интернат-йортында әдәби чара үткәрелде

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы" кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре булып кайтты.

Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре татар язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфкать Караминың 75-еллык юбилеена багышланган чара әзерләде.

Интернат-йортта яшәүчеләр язучының биографиясе һәм иҗаты, әсәрләре күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International