"Балкыш" приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы узды.

Конкурска балалар бик җитди әзерләнде. Балалар моңа кадәр дә Г. Тукайның иҗатын өйрәнде, Тукай паркында булды, конкурс чаралары кысаларында балалар шагыйрнең яраткан шигырьләрен укыды.

Чара ахырында төрле номинацияләр буенча конкурсантларга дипломнар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International