“Шатлык” приюты карамагындагылар Казанда булдылар

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

“Альпари” хәйрия фонды ярдәме белән балалар тагын бер хыялларын тормышка ашырдылар. Аларга 7нче апрель көнне Казанга сәяхәт оештырылган иде, анда алар тропик күбәләкләр һәм контактлы зоопаркында булдылар.

Баларга хайваннарны тотып карарга, якыннанрак танышырга, хәтта алар белән сөйләшергә дә рөхсәт ителде. Зоопарктан соң алар кинотеатрга керделәр. Биредә балаларга гаилә мөнәсәбәтләре турында бик кызык, үзенчәлекле мультфильм күрсәттеләр.

Чара ахырында балалар хәйриячеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International