Баулы районында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан тематик чаралар узды

2017 елның 14 апреле, җомга

Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чаралар үткәрү дәвам итә.

Шулай итеп, Баулы "Каенкай" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шагыйрә Антонина Александровнаның иҗат кичәсе һәм шагыйрь Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәре" китап күргәзмәсе оештырылды.

Шулай ук, Баулы “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә фашист концлагерьларының тоткыннары турында әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International