Республика районнарында һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган чаралар узды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне, шулай ук "Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында министрлык карамагындагы учреждениеләр тематик чаралар үткәрелде.

Шулай итеп, Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балаларга "Туган як" альбомын күрсәтте. Әлеге альбомда Норлат районы территориясендә булган мәдәни мирас ядкарьләре турында материаллар тупланган.

Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән һәйкәлләр, тарихи комплексларны саклауга кагылышлы әңгәмә үткәрде.

Шундый ук чаралар Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" комплекслы үзәге, Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International