"Язгы игелек атнасы"ның беренче көне янәшәдә торган өлкәннәр, ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Бүген Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 3-нче номерлы гимназия укучылары концерт программасы белән килде.
"Балалар интернат-йортның еш кунаклары булып тора. Чираттагы тапкыр алар үзләренең музыкаль бүләкләре белән тамашачыларны таң калдырды”, – дип билгеләп үтте интернат хезмәткәрләре.