Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында “Мир позитива” дип исемләнгән чара оештырылды.
Үзәк хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды. Аларның һәркайсы белән аерым музыкотерапия күнегүләре үткәрелде.