Шушы көннәрдә Совет районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ һәм Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә юридик бүлек башлыгы, фәнни хезмәткәр (химия өлкәсендә), тегүче, автомобиль йөртүче, 5 разрядлы слесарь-сантехнигы, электромонтер, гранатометчик, механик-йөртүче, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 234 кеше булды, шуларның 26сы алга таба эшкә урнашу өчен әңгәмәгә юллама алды.