"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова экология дәресе үткәрде. Чарада төрле категория гаиләләрдән 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Әлеге чараның максаты – экологик культура формалаштыру.
Дәрес барышында яшүсмерләр экология турында мультфильм карады, аннан соң фикер алышты. Аннан соң, ике командага бүленеп, балалар плакат ясады.