«Язгы игелек атнасы» кысаларында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ндә электрон хезмәтләр күрсәтүнең популярлыгы буенча “Барысы да бик гади” исемле түгәк өстәл оештырылды.
Очрашуда ведомствоара исәптә торучы гаиләләр катнашты. 10 нчы номерлы Республика матди ярдәм үзәге мөдире Залялиева Лилия, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлеге социаль педагогы Хисамова Роза тагын бер кат пособия һәм субсидияләрне, өйдән чыкмыйча дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерү мөмкинлеге турында тагын бер кат искәртеп узды.
Чара ахырында килгән кунаклар кызыксындырган сорауларына җаваплар ишетте.