Язгы игелек атнасы дәвам итә. Шул уңайдан электрон хезмәтләрне популярлаштыру, халыкка хезмәтләрне электрон формада алу өстенлеге турында мәгълүмат җиткерү бурыч булып куелды.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Чистай медицина училищесы студент-волонтерлары компьютер осталыгы буенча мастер-класс оештырды.
Балалар өлкәннәр һәм инвалидларга “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталында теркәлергә һәм шәхси кабинет эшләргә ярдәм итте.