Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә хәйрия концерты оештырылды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Арча“Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә концерт оештырылды.

Балаларга кунакка Арча сәнгать мәктәбе укучылары килде. Балалар биеде, җырлады һәм төрле музыка уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Чараны оештыручылар фикеренчә, балалар бик теләп катнаштылар, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яхшы мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International