Язгы игелек атналыгы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы чаралар узды.
Көннең беренче яртысында Алабуга җирле оешмасы Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте рәисе Мунип Гасыймов күрү буенча инвалидлар Геннадий Рубцов, Владимир Яшин һәм Илья Ильин белән очрашты. Кунак үз оешмасы, аның төп юнәлешләре, инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләде.
Шулай ук, учреждение директоры Елена Голованова "Электрон Татарстан" порталының электрон хезмәтләре турында сөйләп узды.
Моннан тыш, учреждениядә тематик чара оештырылды. Биредә Профсоюз әгъзалары һәм КФУның Алабуга институты студентлары һәм аспирантлары катнашты.