"Россия балалары-2017" акциясе һәм “Сәламәт стиль” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Бала хокукы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чара балаларда хокукый культураны, логик фикерләүне үстерү, гражданлык-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Биредә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Катнашучылар төркемнәргә бүленеп, бала хокуклары сораулар буенча җаваплар әзерләде.
Дәрес ахырында катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.