"Богородский рай" үзәге белгечләре "Язгы игелек атнасы" акциясенә кушылды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында чаралар үткәрде.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлеге турында сөйләде.

Шулай ук, социаль тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре мәгълүмати-консультатив мәйданчыгы оештырды. Биредә пенсия фонды начальнигы Гыйльметдинов, УПФР әйдәп баручы белгеч Вязникова, "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең юрисконсультанты Ярославская, РМПҮ социаль белгече Филипова катнашты.

Моннан тыш, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары рәсем конкурсы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International