Балтач зональ әтиләр конференциясе үткәрелде

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров Балтач районында узган “Бер әти йөз тәрбиячедән яхшырак” конференциясендә катнашты.

Чарага социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитетлары җитәкчеләренең урынбасары, бүлек башлыклары, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Питрәч районнары “Әтиләр берлеге” район иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, Балтач районы "Ак калфак" иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылды.

Конференция кысаларында әтиләрнең балалары белән бергә әзерләгән кул эшләнмәләре күргәзмә оештырылды. Шулай ук, Бурбаш авылыннан Сафаргалиевлар гаиләсе һәм Шеңшеңәр авылыннан Хазиевлар гаиләсенең агачтан кул эшләнмәләре әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим ителде.

Аннан соң сәламләү сүзе белән Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллин чыгыш ясады.

Пленар өлешнең ахырында конференция кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International