Кичә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләдәге балалар өчен хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу оештырылды. Кунакта җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы булды.
Чара барышында бала хокуклары, "бурыч", "җаваплылык" сүзләренең мәгънәсен белде, презентация карады, викторина сорауларына җавап бирде.
Дәрес ахырында хокук саклау органнары вәкилләре балаларга үз-үзеңне тотышны контрольдә тотарга өйрәнергә кушты.