Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 апрелендә Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22  йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Язгы изгелек атнасы» дип аталган буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать10:00да башланачак.

Ярминкәдә шәһәрнең түбәндәге 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре  катнашачак: “Агроторг” ҖЧҖ, “Өстенлекләр коллекциясе” ҖЧҖ, “Сәламәт балалар” Хәйрия фонды ҖЧҖ, “ТЭФ “КамаТрансСервис” АҖ, “Ласка” ҖЧҖ, “Шәһәр төзелешек Үстеру хезмәте”, “ПКФ “Трест Монтажник” ҖЧҖ Һәм башкалар.

Эш бирүчеләр менеджер, белгеч, промоутер, төяүче, контактлы челтәр электромонтеры, камыр эшләнмәләре остасы, автомобильләр ремонтлаучы слесарь, автомобиль йөртүче, урам себерүче, сату буенча менеджер, электрончы, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башка вакантлы эш урыннарны тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре белән сөйләшеп, буш эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алалар (эшнең графигы, характеры, квалификацион таләпләр, эшкә түләү системасы һ.б.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International