Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясе кысаларында чаралар узды.
“Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә заезд оештырылды. Биредә социаль һәм медицина тернәкләндерү буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннары курслар уза.
өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре Гөлназ Масгутовна һәм Рәхилә Шамсуновна волонтерлар катнашында Ятмас Дусаево скверын чистарттылар.
Социаль эш буенча белгеч Йолдыз Вафина "Волонтер - Кукмара" волонтерлары белән берлектә ялгыз яшәүче инвалид, тыл хезмәтчәне, Хәтим Кәримов янына бардылар. Иреклеләр инвалидның территориясен чүп-чардан җыештырды.