Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы ТР буенча РФ №5 УФСИН төзәтү колониясенә азат ителергә әзерләнүчеләргә белешмә-консультация хезмәте күрсәтү өчен барды.
Әлеге категория гражданнарга хезмәт базары, Яшел Үзән шәһәренең һәм Яшел Үзән районы предприятиеләре һәм оешмаларында булган вакансияләр, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча һөнәри белем бирү турында мәгълүмат бирелде.
Киләсе күчмә чаралар 2017 елның июль аенда булачак.