Алабуга "Турникетлардан башка" атналыгына кушылды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

17-23 апрельдә Алабугада "Турникетлардан башка" Бөтенроссия акциясе уза.

Төп максаты – укучыларга Алабуга районы предприятиеләренең эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче белешмәләр бирү, сәнәгать җитештерүендә ихтыяҗы булган һөнәрләрне популярлаштыру.

Кичә укучылар "Полиматиз" ЯАҖендә булдылар. Өлкән сыйныф укучылары полипропилен материалын җитештерү процессын күзәтте. Аралашу барышында предприятие хезмәткәрләре ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International