Яңа Савин районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 350 кеше катнашты

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада түбәндәге алты предприятие катнашты: “Ренессанс-Жизнь” ҖЧҖ, "ЖКХ Инвест плюс" ҖЧҖ, "Трапеза 9" ҖЧҖ, "АК Барс даруханәләре" ҖЧҖ, "АК Барс медицина" ҖЧҖ.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә менеджер, консультант, иминиятләштерү буенча белгеч, бүлек мөдире, Call-үзәге җитәкчесе, табиб, хирург-табибы, табиб-стоматолог, шәфкать туташы, медицина регистраторы, официант, пешекче, слесарь, урам себерүче, балта остасы белгечлекләр буенча 39 вакансия тәкъдим ителде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 350 кеше булды, эшкә урнашу өчен 23 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International