“Шатлык “приютында кече яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланган дәрес булып узды.
Бу дәреснең максаты булып язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында балаларның белемнәрен системага салу, киңәйтү торды.
Дәрестә балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Шулай ук татар һәм рус телендә “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерде. Бәйрәм татар халкының үзенчәлекле гимны булып торган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.