Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясенә кушылды.
Шулай итеп, акция кысаларында үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен Минзәлә шәһәре туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Чараның максаты – балаларга бөтендөнья мәдәни мирасны сакларга өйрәтү.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәгенең дефектологы "Дәүләт хезмәтләре" көне үткәрде. Ул инвалид балаларга хезмәтләрне электрон рәвештә алу турында сөйләде.