"Ялкын" приюты карамагындагы балалар Советлар Союзы Героеның туган ягында булдылар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

“Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Сугушла авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның музей-йортына күчмә экскурсия оештырылды.

Балалар игътибарына кызыклы һәм танып белү экскурсиясе тәкъдим ителде. Балалар бик теләп экскурсоводны тыңлады, крестьян көнкүреше предметларын карады, "Сугышчан дан" залында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International