Шушы көннәрдә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Гайфетдинова балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Рания Михайлова катнашында аграр көллиятендә тәмәке, алкоголь, наркотикларга каршы дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү.
Үзә психологы анкета язу уздырды, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор үз чиратында Россиядә наркотиклар хәле турында сөйләде.
Барлык очрашуда катнашучылар китапчыклар алды.