2017 нчы елның 18 нче апрель көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1543 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 11 кешегә азрак.
Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Алабугада эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1220, 562 һәм 498 эшсез граждан теркәлгән.
Кама Аланында эшсезләр саны узган атна белән чагыштырганда үзгәрмәде, ул шулай ук 342 кеше санын тәшкил итә.
Моның белән беррәтән, Мендеевскта 4, Чистайда 14 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.