“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янына ярдәм итәргә барды.
Балалар әбигә чәчәкләргә су сибәргә, өйне җыештырырга ярдәм итте. Шулай ук, волонтерлар ветеранга үз куллары белән эшләнгән истәлекле бүләген тапшырдылар.