"Шәфкать" үзәге карамагындагыларның ата-аналары дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өстенлекләре белән танышты

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече үзәк карамагындагыларның ата-аналарын дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өстенлекләре белән таныштырды.

Әлеге әңгәмәнең максаты булып электрон хезмәтләрне популярлаштыру торды.

Ата-аналарга дәүләт хезмәте порталына ничек керергә һәм теркәлергә, аның белән ничек файдаланырга, портал аша субсидияләр һәм пособиеләр алу өчен гариза язарга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International