“Һөнәргә адым” һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында Сарман эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гимназия укучылары өчен тренинглар үткәрә.
Тренинг һөнәри юнәлеш бирүче эшлекле уеннардан торды. Чарада катнашучылар һөнәрләр дөньясы белән танышты, видео карады. Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре директоры Гөлнара Хайбрахманова укучыларга хезмәт базарындагы хәл, яңа һөнәрләр турында сөйләде.
Чара ахырында мәктәп укучыларына блокнот, ручка һәм буклетлар тапшырылды.