"Язгы игелек атнасы" кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Князево авыл җирлеге "Патриот" хәрби дан музеена сәяхәт оештырды.
Балаларга туган авылы тарихи, авылдашларының батырлыгы турында сөйләделәр.
Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңлады, экспонатлар карады һәм кызыксындырган сорауларын бирде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 9 балигъ булмаган бала катнашты.