Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлыгына үзенчәлекле игътибар күрсәтелә

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2017 елның 18 апрелендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.

Очрашу барышында Эдуард Николаевич өлкәннәрене гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырып үтте, хәзерге тормышта янгыннан саклау бүлекләренең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлатты, республика буенча бу елның 1нче кварталында булган янгыннар турында сөйләде.

Шулай ук язгы ташу вакытында су басулар була калса нинди саклык чараларын төгәл үтәргә кирәклеген әйтеп узды.

Очрашу ахырында Перемечев Э.Н. гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International