Хөрмәтле коллегалар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Татарстанның заманча халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күп функицияле структура булып тора. Соңгы елларда эш белән тәэмин итү үзәге үзенең эшчәнлегендә эшсезлеккә нәтиҗәле каршы торырга, хезмәт базарындагы социаль киеренкелекне киметергә сәләтле булуын раслады. Һичшиксез ышанам, югары профессиональлек, тупланган тәҗрибә һәм максатчанлык эшсезлек белән көрәшүдә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.
Шушы истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән уңышлар һәм куйган максатларыгызның чынга ашуын телим. Һөнәри эшчәнлегегез һәрвакыт рухи канәгатьлек һәм уңай нәтиҗәләр генә китерсен.
Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова