Иртәгә Казанның өч районының эш белән тәэмин итү үзәкләрендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.
Совет районында узачак ярминкәдә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ, Казан шәһәре Совет районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлеге катнашачак.
Килүчеләргә юридик бүлек начальнигы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (химия өлкәсендә), тегүче, слесарь, , 5 разрядлы слесарь-сантехнигы, электромонтер, 5 разрядлы машина йөртүче, гранатометчик, механик-йөртүче, наводчик танка, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы кебек вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Чара Журналистлар ур. 13 адресы буенча 09.00 сәгатьтә башлана.
Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шулай ук вакансияләр ярминкәсе узачак. Бирегз 6 предприятие чакырылачак: Жкх Инвест плюс ҖЧҖ, "Тормышны иминиятләштерү" ҖЧҖ, "Ак барс медицина" ҖЧҖ, "Трапеза-9" ҖЧҖ һәм башкалар.
Ярминкә 10.00 сәгатьтә Ибраһимов, 41 адресы буенча узачак.
10.00 сәгатьтә Авиатөзелеш районы эш белән тәэмин итү үзәгендә Муромская, 33а адресы буенча клиника-диагностик үзәге "ЙАСИН" катнашында шулай ук эш бирүче көне узачак.