“Язгы игелек атнасы” кысаларында “Шатлык” приюты карамагындагылар ветеран янына бардылар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Питрәч “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр Бөек ватан сугышы ветераны Михайлов Николай Михайловичның сугыш еллары турында видеорепортаж төшерер өчен оендә булдылар.

Очрашу кысаларында балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр, ветеранга “Төймәдән үрү” түгәрәгендә ясалган “Бәхет” агачын бүләк иттеләр. Нык исәнлек, озын гомер теләп, батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International