Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Альфа-банктан кунаклар килде.
Кунаклар уздырган чара кысаларында, балалар финанс нигезләре, банкир, брокер, кредит белгече һөнәре белән танышты.
Уен формасында балаларга акча һәм банк карталарының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Чара ахырында һәр катнашучыга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.