Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарны кабул итү көне үткәрде

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарны кабул итү көне узды.

Көн дәвамында белгечләргә 14 кеше мөрәҗәгать итте. Биредә гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге законнар, шулай ук хезмәт, гражданлык-хокук өлкәсендә аңлатмалар бирелде.

Моннан тыш, инвалидлыгы булган кешеләргә психологик ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри укыту һәм билгеләнгән квота исәбенә эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International