Нурлат "Гармония" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясенә кушылды.
Акция кысаларында тыл ветераннары, инвалид, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү планлаштырылган.
Беренче көн “Ветераннар янәшә яши” шигаресе астында узды. 4 һәм 8 нче шәһәр мәктәпләренең волонтерлары һәм социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йорт территориясен җыештырды.