2017 нче елның 17 мартында Арча муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән очрашу узды. Чара “түгәрәк өстәл” рәвешендә үтте.
Чарада Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, опека һәм попечительлек секторы һәм дини җәмгыять вәкиле катнашты.
Түгәрәк өстәл артында “куркыныч хәлдә булган” гаиләләр белән эшләү турында фикер алышу, туган сораулар буенча җанлы сөйләшү барды. Арча мәчете хәзрәте кешегә ничек туры юлдан тайпылмыйча, дөрес яшәргә кирәклеген сөйләде, ә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия сәркатибе “Аеклык ноктасы” проекты буенча нәтиҗә ясап узды.
Чара ахырында “Без үзебез булдырабыз” исемле мастер класс үткәрелде. Килүче кунаклар обойдан жалюзи ясарга ойрәнде. Иҗади эштән соң сөйләшү күмәк чәй эчү белән тәмамланды.