Бөтенроссия "Язгы игелек атнасы" кысаларында Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәгендә хезмәт буенча инструктор һәм тәрбияче инвалид балалар өчен открытка һәм георгий тасмасы ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Чарада 18 бала катаншты.
"Котлау открыткалары бәйрәмнәрнең гадәти булган символына әверелеп килә. Открытка ул игътибар билгесе", – дип билгеләп үтә мастер-классны оештыручылар.
Балалар тырышып открыткаларны ясады, аларны кисте, буяды, ябыштырды.