Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Чарада район һәм Октябрьский шәһәренең 11 эш бирүчесе катнашты: "Электросоединитель" ААҖ, "Волма-Абсалямово" ҖЧҖ, "СтройБетон" ҖЧҖ, Урыссу үзәк район хастаханәсе, "Пакер" ААҖ һәм башкалар. Предприятиеләрнең кадр хезмәте вәкилләре 30дан артык вакансия тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендәҗ 63 кеше булды, шуларның 8е алга таба эшкә урнашу өчен анкета тутырды.