Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Язгы игелеклелек атнас – игелекле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясенә кушылды.
Акция кысаларында "Преодоление" клубы әгъзалары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы ветераннарга концерт кую максатыннан өйләрендә булды.
Балалар шигырьләр сөйләде, бүләкләр тапшырды.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый очрашулар буыннар элемтәсен ныгытырга ярдәм итә.